ни-билребез бу коралны яхшы бел иде.

Әни-әбиләребез бу коралны яхшы белә иде. Бу кыскычларны алар шикәр ватыр өчен кулланган. Шикәр элек зур, йодрык хәтле була иде, дип сөйли иде әниләр. Без үскән чакта да әле алар 3х3 см’га якын зурлыкта була иде. Балачактан ук әни-әбиләребез бу кыскычлар белән файдалана белгән. Әни, бу чорларны искә алып, шикәр зур дефецитта булуын сөйли иде. Шуңа күрә, кемдер кунакка килеп, кесәдән яулык төене чыгарса, анда шикәр икәнен балалар бер шикләнми белә иде. Яулык ачылып, шикәрне кечкенә кисәкләргә ваклап, балаларга бирә иделәр. Бу вакытта дөньяда бу балалардан да бәхетлерәк кеше булмаган... Хәзер шикәрне ваклау ихтыяҗы юк, әмма кыскычлар кайбер гаиләләрдә сакланып калган. Безнең Остазларда да ике төрлесе бар. Бу ядкарь үзе бер тарих саклаучы... нәкъ менә шулар аша без хәзерге заман, җитешлек чорында тормышыбыз рәхәтлеген яхшырак аңлый алабыз. Рәйханә апа видео аша бу кисәкләрне беренче тапкыр күреп, ничек гаҗәпләнүләре турында сөйли, моңа кадәр шикәрне пычак белән ваткалаганнар – алай, әлбәттә, ул вакланып та бе
Back to Top