Глназ хмдиева Син ул синме Татарча шигырь Поэзия 2FAN

Татмедиа Junior аккаунтына языл: TELEGRAM: TIKTOK: Син – ул синме? Охшашмы я син сыманга? Гомер буе син үзеңне Тудың мәллә гел сынарга? Син – ул синме? Уйларыңның хыялымы? Укыган бер романыңның Исеме юк героемы? Син – ул синме? Әллә башка бер чагыңдыр? Кемнәрнеңдер идеалы Булып йөрү бик авырдыр. Син – ул синме? Үзең була беләсеңме? Дөньядагы матурлыкны Күзең белән күрәсеңме? Син – ул синме? Үзеңчә гел яшисеңме? Әллә яшәвеңне һаман Бер туктамый сөймисеңме? Син – ул синме? Син үзеңчә тоясыңмы? Хисләреңне оялмыйча Җир йөзенә коясыңмы? Син – ул синме? Ә сүзләрең синекеме? Дөнья таккан кануннарны Сөйләп көнең үтелмиме? Син – ул син бит, Ә калганнар син бул(а)лмас. Синең үтәсе юлларны Башка беркем үтә алмас. Яшь шагыйрә: Гөлназ Әхмәдиева Оператор, монтаж остасы: Илмир Хәбибуллин #tatmediajunior
Back to Top