ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ЯБЫЛДЫ

Халыкара театр көнендә Ульяновск шәһәрендә Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге татар халык театрларының төбәкара Фестивале тәмамланды. Тугызынчы тапкыр узучы әлеге мәртәбәле чарада өлкә авылларыннан, Чувашстаннан һәм Татарстанның Апас, Буа, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында эшләп килүче дистәдән артык үзешчән театр коллективы катнашты. Фестивальнең барышы, анда катнашучы үзешчән артистлар һәм ябылу тантанасы турында безнең үз хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.
Back to Top