Сабада “Хәтер” шәмнәре кабынды

22 июнь – тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Бу көнне, 80 ел элек Бөек Ватан сугыш – кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугыш башлана. 22 июнь 1996 елдан Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә башлады. Әлеге дата уңаеннан 22нче июнь иртәсендә районыбызда “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды. Сабада район хакимияте җитәкчеләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре шәмнәр тотып, мәңгелек ут янына килделәр, кайгы митингы үткәрелде. Фоторепортаж:
Back to Top