Гайс коткаручы
“Гайсә шунда: — И-и Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, — диде.
Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр. Халык карап торды. Башлыклар исә, Гайсәне мыскыллап:
— Башкаларны коткарып йөрде бит! Әгәр Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен коткарсын! — дип көлделәр. Гаскәриләр дә Аңа әче шәраб тәкъдим итеп:
— Әгәр яһүдиләр Патшасы булсаң, Үзеңне коткар! — дип мыскылладылар. Аның баш өстенә хачка «Бу — яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде. Хачка асып куелган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап:
— Син Мәсих түгелме соң? Шулай икән, Үзеңне дә, безне дә коткар! — диде. Икенчесе исә:
— Аллаһыдан курык! Син үзең дә — Аның кебек үк хөкемгә дучар ителгән кеше бит, — дип тегене тыйды.
— Безне гадел хөкем иттеләр, кылган эшебез өчен тиешлесен алдык, ә Ул һичбер начарлык эшләмәгән, — диде. Аннары Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: — Гайсә, Үз Патшалыгыңа килгәч, мине искә ал, — дип өстәде.
Гайсә аңа:
— Хак сүз әйтәм: син бүген үк Минем белән бергә җәннәттә булырсың, — дип җавап кайтарды. Көн урталары җиткән иде инде. Шулвакыт кояш сүнеп, бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Аллаһы йортындагы пәрдә исә урталай ертылып төште.
Гайсә шунда:
— Атам! Рухымны Синең кулыңа тапшырам, — дип, каты итеп кычкырды һәм шул сүзләрдән соң җан бирде.“
Изге Язма (Лук 23:34-46)