Социаль эксперимент. Мин татарча сөйләшәм - 2015.

5 сәгать Казанның Бауман урамы буйлап үтеп баручыларга татарча сораулар бирдек. Казан үзәгендә татарча гына сөйләшкән кеше адашып калмасмы? 5 сәгать эчендә төрле яшьтәге кешеләргә 300 дән артык сорау бирелде. 75% кеше сорауны аңлап җавап кайтарды. Һәрбер икенче кеше русча җавап бирде. Битараф булганнарны исәпкә алсак, негатив реакция күзәтелмәде. Һәрбер дүртенче кеше татар телен белми. Социаль эксперимент ошаса, Казан урамнарында татар телен таратуга кушыл! Һәрвакыт безнең белән бул!;) инстаграм: @mintatsoy
Back to Top