Украинадагы сугышка киткн Башкортстан кешесе трлрдн ярдм сорый

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан үз теләге белән Украинадагы сугышка киткән Батыр Хәмзин ярдәм сорый: техника кирәк ди. Республика башлыгы Радий Хәбиров “без сугышка киткән ирләребезне тиешенчә тәэмин итәбез“ дип сөйли. Путин режимы Украинага бәреп керде, ә хәзер шушы сугышка җибәрелгән ирләрне кирәгенчә кайгырта алмый булып чыга: әбиләр оекбаш бәйли, маскировка челтәрләре ясый, фермерлар үгез суеп консервалар ясап җибәрә.
Back to Top