Марат Аббясов - Серле Чишм (Рифкать Имаев шигырьлре)
Ага чишмә өстән аска,
Су сикерә таштан ташка.
Кайчак шулай кисәк кенә
Шигырь туа икән башта.
Кем килсә дә ихтыяры,
Хозурлансын монда туктап.
Алны-ялны белми чишмә,
Төн керсә дә ятмый йоклап.
Чишмәләр дә төрле-төрле,
Көмеш сулар юа керне.
Гади генә булмас чишмә,
Саклыйдыр ул берәр серне.
Битем юдым, суын эчтем,
Сихәт алдым җаннарыма.
Бу якларга юлым төшсә,
Тагын киләм яннарыңа.
Як-ягында яшькелт үлән,
Юлларында ап-ак комы.
Кереп китте шигыремә
Сиздермичә чишмә моңы.
©️ Рифкать Имаев