Җомга хөтбәсе Аллаһы Тааләгә генә гыйбәдәт кыл

Тәүхид ул - Аллаһны берләү, ягъни Аллаһка хас булган эшләрдә. Галимнәребез Көръәнне һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрен укып Аллаһка хас булган эшләрне өч төргә бүлгәннәр: 1. Аллаһны эшләрендә берләү, ягъни Ул бер Үзе генә барлыкка китерүче, бер Үзе генә терелтүче һәм үлем бирүче, бер Үзе генә киләчәкне белүче, бер Үзе генә шифа, бәрәкәт бирүче, ... һәм башка эшләрен Аңа гына кайтару. 2. Аллаһка булган гыйбәдәттә Аны берләү, ягъни намазларың, уразаларың, догаларың, ялваруларың, өметләнүләрең, ... барча гыйбәдәтләрең бер кемгә дә һәм бер нәрсәгәдә өлеш чыгармыйча Аллаһка гына үтәү. 3. Көръәндә һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрендә расланып килгән Аллаһның исем, сыйфатларын үзгәртмичә, инкар итмичә, чагыштырмыйча Аңа гына раслау. Шулай итеп кардәшләрем, шушы рәвешчә Аллаһны берләү бу безнең өстә булган Аллаһ хакы, бөтен дөнья шуның өчен барлыкка киленгән, пәйгәмбәрләр шуның өчен җибәрелгәннәр, безнең бу тормышта яшәвеңнең максаты да Аллаһны берләү. Ә ничек бу максат үтәлсен, әгәр Аллаһ хакын белмәсәк, шуңа бу дәресләрдән мәхрум калма! Аллаһтан ярдәм сорап, сабыр булып тыңла, укы!#islam #единобожие #ислам #الإسلام #вагаз #татарча
Back to Top