Азнакай районыны гере авылында яа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Күптән көтелгән вакыйга. Шушы көннәрдә Азнакай районының Әгерҗе авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авыл халкы өчен чын Яңа ел бүләге булды. Фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасында авыл халкына башлангыч медицина хезмәтләренең бөтен спектрын алу мөмкинлеге булдырылган. Биредә яхшы җиһазландырылган уңайлы процедура бүлмәсе, пациентларны кабул итү кабинеты. Бүгенге көндә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә Азнакай районында барлыгы 46 фельдшер-акушерлык пункты эшли.