нине селесе, Зй р-ны Карман авылында туып скн Шйхесисламова Нурдид Ибатулла кызыны (1936-2020) бирнсенд нилр булган

Әнинең сеңлесе, Зәй р-ны Карман авылында туып үскән Шәйхесисламова Нурдидә Ибатулла кызының (1936-2020) бирнәсендә ниләр булган? 6-7 дистә ел элек нинди байлык белән кияүгә чыкканнар микән?😍 ⠀ 🪡Ул вакытларда һәр кыз үзенә бирнәне 13-14 яшендә әзерли башлаган. Әниләре белән бергә алар сөлгеләр, ашъяулыклар, мендәр тышлары, крават итәкләре һ.б. әзерләгәннәр. Һәм алар барысы да матур чигелгән булырга тиеш иде. ⠀ 🌸Нурдидә апаның бирнәсеннән бүгенге көнгә кадәр - суккан сөлге, 5 м. кашага, чиккән шадра сөлге, ришелье һәм башка ысул белән эшләнгән крават итәге, ыргак белән бәйләнгән һәм чигелгән мендәр тышлары, суккан ашъяулык, суккан табын сөлгеләре һәм 2 алъяпкыч - сакланып калганнар. ⠀ 🌸Бу әйберләрнең һәрберсе - сәнгать әсәре. Алар барысы да яшь гаиләгә гомер буе хезмәт иткән, үз нәфислеген югалтмаган һәм хәзер тын гына үз тарихын сөйлиләр. ⠀ Нурдидә апа гомере буе, ире үлгәннән соң да, кайнана белән яшәгән. Бергәләшеп алты бала үстергән ишле гаилә. Шуңа да карамастан, бирнә байлыгы сакланып калган. Нур
Back to Top