ЯНА ЕЛ БЕЛЭН!🎄С НОВЫМ ГОДОМ!

Яңа ел җыры Эльвира Хаматнурова көе Рамил Чурагулов сүзләре Атлар булып еллар чаба. Безнең кулда йөгәне. Яңа елның килсен әйдә, Бәхет алып килгәне! Кайгы-хәсрәт, бәлә-каза, Күмелеп калсын юлда. Бәхет атының йөгәне, Булсын гел безнең кулда! Әй сез, еллар — тулпар атлар, Чабыгыз алга! Бәхет-шатлык, куанычлар, Көтә бит анда! Бәлә-каза, кайгы-хәсрәт, Тапалып калсын! Яңа җырлар, яңа еллар, Гел кабатлансын!!! Көн-атналар, айлар чаба, Елгыр еллар куйнында. Һәр кемнең дә, уй-хыялы, Тик яхшылык турында! Күбәләкләп карлар ява, Ак карлар җем-җем итә. Һәрберебез яңа елдан, Ашкынып нидер көтә! Әй сез, еллар — тулпар атлар, Чабыгыз алга! Бәхет-шатлык, куанычлар, Көтә бит анда! Бәлә-каза, кайгы-хәсрәт, Тапалып калсын! Яңа җырлар, яңа еллар, Гел кабатлансын!!!
Back to Top