СӘЙЛӘН – Миңа сине калдыруы җиңел түгел 2FAN

«Миңа сине калдыруы җиңел түгел...» Миңа сине калдыруы җиңел түгел. Синең өчен аерым тартма бүлгән күңел. Синең өчен аерым бүлмә, аерым ишек, Ак чаршаулар... Җиңел дисең миңа ничек?! Минем дөньям кисешмәгән синең белән. Дөресрәге, юк бит синең атлап кергән. Тузан баскан күрәсеңме тәрәз төбен? Гөлем шиңгән. Син бирмәгән сары гөлем. Синең өчен матур курчак кына булдым. Кибетеңнең киштәсендә урын алдым. Алдым илһам, алдым яшәр өчен көчен. Курчак кына... Өрә белмәгән бер көчек. Ташлап китә дисең хәзер. Кая инде? Сип бәйлиләр йорт сакларга көчеккә дә. Бүген кичен бикләп китим бу бүлмәне. Җиңел түгел. Ачуланып калма мине. Укый Ләйсән Миннәхмәтова – Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты:
Back to Top