“Кыңгырау“ балалар бакчасында “Яшел ут“ бәйгесенең район туры узды.

Районда юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан, балалар бакчаларында күләмле эш башкарыла. “Кыңгырау“ балалар бакчасында “Яшел ут“ бәйгесенең район туры узды. Тәрбиячеләр балалар белән юл хәрәкәте иминлеге темасына үзләренең шөгыльләрен күрсәтте. Әлеге темага кагылган дәресләрне тагын да камилләштерү өчен, балалар бакчалары төрле белешмәлекләр һәм җиһазлар белән тулыландырылып тора.
Back to Top