Метеоритлар

Кояш системсы матдәсенең эволюциясе турындагы мәгълүмәтне метеоритлардан алырга була. Метеоритлар галәмнән җир өстенә төшкән каты җисемнәр. Марс белән Юпитер арасында астероидлар яки вак планеталар поясы бар. Андагы миллионлаган зур һәм вак планеталар бер-берсе белән бәрелеп метеоритларга вакланалар. Аларның күбесе җир өстенә төшеп җитә алмыйча атмосфера катламнарында янып «йолдызлар явымы» эффектын тудыралар. Метеоритлар җир асты токымнарындагы кебек химик элементлардан торалар. Метеоритлар таш, тимер, тимер-таш төрләренә бүленәләр. Татарстанда 4 таш метеорит – «Мөслим», «Ивановка», «Чуваш Кисы» һәм «Каинсаз» табыла.
Back to Top