Ноктюрн #5

Ноктюрн #5 Юлыңа уралыйм; нәселсез көн булып - календарь калдыгы - бер аксак көчектәй чорналыйм кышыңа. аерым затларга күнеккән урамнар, бу икәү узганда фонарьлар утыннан, гасырны гаепләп пошыныр, каршыңа китерәм кичләрнең чәнчүле ылысын, күңелле пабларның күк томан-төтенең. ишеттеңме, кичә вак яңгыр түбәдән джаз сыкты, иркәләп арыган җир тәнен? сизмәдең, ахрысы. сез торган кыйтгада яңгырлар башкача йөренә күк аша. тигезлек билгесен бетердәм дәфтәрдән, һәм яңа бер бульвар олтанга ябыша. һәм яңа язмышның күлмәген киямен, килешә, шунлыктан - хуш, goodbye узганга. ярату кырында мин белгән иң соңгы тузганак таҗларын очырды Гудзонга.
Back to Top