Алтын көз/ Золотая осень (авт.Ш.Фәрхетдинов,Р.Заһидуллин, реж.Р.Заһидуллин)

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала. Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта, карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз почтальон хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар.
Back to Top