Татарстанда яшьләр сәясәтенең 400ләп активисты илкүләм проект ярдәмендә торак шартларын яхшыртты

Татарстанда яшьләр сәясәтенең лидерлары арасында үткәрелә торган «Яшьләр торак конкурсы»на гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Ул республиканың яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашкан студент, аспирант, яшь галим һәм белгечләргә, авыл һәм эшче яшьләр вәкилләренә социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә.
Back to Top