ЯРДӘМ № 24

Быелгы май ае безнең күңелләрдә изге Рамазан ае, ураза тоту белән бәйле якты хатирәләр белән истә калды. Видеожурналыбыз Рамазан аеның беренче ункөнлегендә – рәхмәт көннәрендә эшләнде. Мөселманнар Рамазан аен ел буена түземсезләнеп, зур сөенеч белән көтеп ала, ә ул бер мизгелдә үтә дә китә. Шуңа күрә без бу айны тагын да мәгънәлерәк итеп, игелекле гамәлләр кылып уздырып, рухи яктан баеп, ел дәвамына җитәрлек мая туплап калырга тырышабыз. “Ярдәм” фонды һәм мәчете мәхәлләсенең бу айдагы изге гамәлләре турында – алдагы берничә минутта.
Back to Top