Эко-батыр - Тахир #эковесна

Борын-борын заманда... Хәер, борын заманда дип әйтүе һич тә дөрес булмас иде. Мөгаен, бүгенге заманда дип әкиятемне башласам, күпкә ышанычымны тудырырмын тыңлаучыма. Яшәгән ди бер ир бала. Исеме дә аның үзе шикелле чиста, саф, пакъ – Таһир булган. Таһир бик тырышып укыган, аеруча табигать белемен үз иткән. Әлеге тырышлыгы аның әти-әнисеннән дә күчкән булса кирәк. Әнисе мәктәптә инглиз телен укытса, әтисе лицей-интернатта балалар тәрбияли. Исә җилләр,оча кошлар, Килә коштай очасым. Күккә менеп, җиргә төшеп, Шул җилләрне кочасым. Ява яңгыр, ага сулар, Килә судай агасы. Киң болында, урманнарда Куян кебек чабасы. Очып, чабып, уйнап туйгач, Үсеп кеше буласы. Җиң сызганып, илкәемнең Чын хуҗасы буласы. Табигатьнең матурлыгын Килә саклап каласы. Аның белән дус торасы, Сау-сәламәт буласы: Мин - табигать баласы! Кеше дигән көч бакалардан, кошлардан, балыклардан көчлерәк. Ә көчле кеше нинди була? Табигатьнең матурлыгы, байлыгы кем кулында?
Back to Top