“Ач ифтар — мохтаҗларга игътибар юнәлтү“
Ифтарда ашыйлар гына дип уйлыйсызмы? Кичә Казанда үзенчәлекле “ач ифтар“ узды. Табында мул ризык түгел, ә хөрмә җимеше белән су гына иде.
“Бер ифтарда утырганда бик күп ризык калды. Авыз ачудан калган тәм-томнарны пакетлага җыеп күршеләргә тараттык. Беренчедән, ризык әрәм китми, икенчедән, башкаларга ярдәм була. Моннан соң айга бер булса да мул табыннан баш тартырга булдык. Нәтиҗәдә “ач ифтар“ барлыкка килде“, дип аңлата бу ифтар идеясен мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков.
БМО мәгълүматына күрә, дөньяда 800 миллион кеше ачлы-туклы яши, без бу хакта уйламыйбыз да, ә бу бит безнең кардәшләребез, ди Рәсүл әфәнде. Чараның төп максаты – ачлыктан интегүче халык проблемына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.
Тулырак: