Эльдар Гатауллин – Җыр чыкты җирне урарга / 9 мая / Стихи ко Дню Победы

Быел Бөек Җиңүгә 77 ел. Ул 77 ел эчендә никадәр генә шигырь язылмаган да, никадәр генә җыр көйләнмәгән. Авырту һәм ярату тулы бу җыр-шигырьләр – кешелекнең дөньяны тетрәткән, күпме җан-тәннәрне гарип иткән әлеге фаҗиганы рефлексияләү омтылышы, йөрәкләре авыртканнарны юату, дәвалау теләге. Һәм туктаусыз искәртү: бу Җиңү – чәчәкле-чуклы бәйрәм түгел, аның артында – күз яшьләре, кайгы-зар тулы сыкрану. 8 яшендә сугышта әтисен югалткан романтик шагыйрь Роберт Әхмәтҗанның бу шигыре дә – чиста рефлексия. Җыр «хәвефләр булмасын», бу фаҗига онытылмасын һәм башка беркайчан да кабатланмасын дип, җирне урарга чыга. Ул җыр кеше күңеленә сак кына кагыла һәм кайтаваз булып сораулар яңгырый: «Кем анда, кемнәр көрсенә Сагынып имин чагын?» Җыр чыкты җирне урарга Җил чыкты, такыр юлларда Томаннар тормасын, дип; Җыр чыкты жирне урарга, Хәвефләр булмасын, дип. «Кем анда. кемнәр көрсенә, Сагынып имин чагын? Кем анда таңны күпсенә, Ут белән уйный тагын? Кем анда көчләп утырта Сугышлар арбасына? Кемнәрне шайтан котырта Әрвахлар арасына? Зәйтүннәр үскән җирләрнең Даулашып имин чагын, Утларга батыр ирләрнең Сафлары керә тагын... Кан кою өчен юлларның Күп микән тапталасы?» — Җыр чыкты җирне урарга, Билгесез — тукталасы. Җил чыкты, такыр юлларда Томаннар тормасын, дип. Җыр чыкты җирне урарга, Хәвефләр булмасын, дип. 1954 Роберт Әхмәтҗанов Укый Эльдар Гатауллин – Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! 2FAN: Мы в социальных сетях: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Интересные для тебя каналы: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top