Фәридә ГАЛИМУЛЛИНА – Беренче кар тиз эрүчән була... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

«Беренче кар!» - диләр, - «Беренче кар!» Беренче кар тиз эрүчән була... Әмма үзе күнекмәгән күзгә Актан да ак күренүчән була. Кеше шундый кардай оеп яуган Саф чакларын искә төшерәдер, Кара җиргә төшеп эреп барган Тойгыларын кабат кичерәдер. «Беренче кар!» - диләр, - «Беренче кар!» Беренче кар тиз эрүчән була... Уйламый да аны кеше җаны: «Беренче!» - дип тилерүчән була. Бүлмәләрне күмгән, кибетләрне... Кая барма - сөйләү: «Беренче кар!» Ә югыйсә кышны кыш иткәне - Беренчесе үткәч килүче кар. «Беренче кар!» - диләр, - «Беренче кар!» Беренче кар тиз эрүчән була... Тик шулай да кеше беренчегә Онытылып бирелүчән була. Ул шатланып, канатланып йөри, Әйтерсең лә бөтен сөенече шул. Тиз эрүдәмени? Бер күрүдә! ...Беренчеләр барыбер беренче шул! Мөдәррис Әгъләмов Укый Фәридә Галимуллина: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top