ЛЕНИН МАВЗОЛЕЕНА КЕРДЕМ
Ленин мавзолее – җырчы Әлфинә Әзһәмованың Мәскәүдәге иң күрәсе килгән урыны. Бу хакта ул МӘСКӘҮ[ЧӘ] тапшыруында сөйләде.
Икенче көнне тоттык та җырчының үзеннән башка гына төшерү төркеме белән киттек мавзолейга.
Кызганыч, эчендә төшерергә ярамый, кергәндә бер урында таптанып та торырга ярамый, адым саен сакчы тора.
Ирләргә мавзолейга кергәндә баш киемен салу мәҗбүри.
Быел Ленинның үлгәненә 100 ел.
Ә ул мавзолейда һаман да тере килеш яткан шикелле. Черем иткән сыман гына. Күзен ачар да торып китәр кебек.
Берәүләр Ленинны җирләргә кирәк, ди, икенчеләр, ятсын мавзолейда, ди. Әмма шунысы хак: мавзолей Мәскәүдә туристлар иң күп килә торган урын булып кала бирә.
Мавзолейның каршы ягында атаклы ГУМ (главный универсальный магазин) урнашкан. Дефицит җилләре искән ачы заманда бөтен илдә булмаган әйберләрне шушы ГУМнан табарга булган.
Хәзер монда байлар гына алырга мөмкин булган әйберләр сатыла.
Керү һәркемгә ирекле.
Монда ГУМның атаклы туңдырмасы белән сыйланырга була.
Телне йотарлык ул! Анысыннан да авыз иттек.
Әлфинә Әзһәмованың МӘСКӘҮ[ЧӘ] тапшыруына интервьюсын ӘЙТЧЕ проектының социаль челтәрләрдәге аккаунтларыннан карый аласыз.
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - @aitchetat
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #әлфинәәзһәмова #барсмедиа #альфинаазгамова