Гыйнвар

Ай астында дөнья шундый якты, Гүя галәм көмеш усаклык. Усаклыкны егып учак яксаң, Нурлар тигез төшмәс бу чаклы... Гыйнвар, гыйнвар! Ерып чыккысыз көрт. Турыга юл яру бик кыен. Карлар коры, Изә басмасаң да, Ифрат шәп шыгырдый ул быел. Морҗалардан төтен — ак багана, Кымшанмый да әнә, сак кына Оеп калган Салкын йолдызларны Җирдән җылытып торган шәм сыман. Ай асты дөньясы шундый якты, Әмма көмеше инде үзгәрәк — Таңга карап, тал тибрәтеп булмый, Үзеңә хас илһам, көч кирәк... Айдар Хәлим Хәерле матур кышкы көннәр телибез❄❄❄
Back to Top