Кыстыбый саткан журналист. Гөлгенә Шиһапова белән интервью
ӘЙТЧЕнең бүгенге кадерле кунагы – журналист, блогер, алтын куллы хуҗабикә, Татарстанда иң тәмле кыстыбый пешерү остасы, ир хатыны, ике бала әнисе. Сез аны ӘЙТЧЕдә чыгып килүче “Әнкәй табыны” алып баручысы буларак та беләсез. Болар барысы да Гөлгенә Шиһапова хакында.
Мамадыш кызы ул. Кечкенә чагында Чаллы белән Казан арасындагы атаклы кыстыбый базарында камыр ризыклары сатып көн күрә. “Үзәгемә үткән Сайкичү базары”, дип искә ала шул чорны Гөлгенә Шиһапова. Әмма шул авыр еллардан һәм хәлләрдән соң да ризык пешерүдән күңеле кайтмый аның.
Гөлгенә Шиһапова әзерләгән бәлешләргә республиканың билгеле шәхесләре, атаклы артистлары, җитәкчеләре дә югары бәя бирә.
Мәктәп яшеннән иҗат дөньясына кереп чума. Әмма журналистикага урау юллар аша килә. 2003 елдан “Ватаным Татарстан” газетасында эшли. Яшәешебезнең иң катлаулы өлкәләрен үз эченә сыйдырган социаль мәсьәләләр бүлеген җитәкли ул. Республикада авыру балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертларын оештыруда актив катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә бу елның җәендә Гөлгенә Шиһапова Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat]
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әнкәйтабыны #энкэйтабыны #татарчарецептлар #гөлгенәшиһапова #голгенэшихапова