Ләйлә АЛЕМБИКОВА – Язмыш, язмыш... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

Татмедиа Junior аккаунтына языл: TELEGRAM: TIKTOK: Язмыш, язмыш, Сиңа сылтап хәсрәт-борчуларны Кеше көнгә ничә уфтана. Синдә эзли гаеп адәм заты, Тайпылганда юлның чатында. Имеш, Анда гына сырхау, авырулар, Аңа гына тезгән киртәләр, Аның гына якын дус-ишләре Кулны селтәп ташлап китәләр. Бәйләнелгән күзләр арасында Әйтегезче, кемгә кем хаҗәт. Күршең түгел – кан туганың да Сөйләшмәскә табадыр сәбәп. Ә югыйсә нужа капчыклары Һәркемгә дә тигез бүленгән, Җилкәләргә салып, алар белән Бәхетле була бел, диелгән. Язмыш, язмыш, Авыр чакта төз торырлык көч бир, Уфтанмаска юлла сабырлык. Табын-өстәлләрдә генә түгел, Күңелләрдә булсын ул муллык. Яктылык караңгыда табыла, Кара төстә чагыла аклары, Яңгырдан соң була кояшның да Бер елмаеп караган чаклары. Яшь шагыйрә – Ләйлә Алембикова Оператор һәм монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин #tatmediajunior
Back to Top