Сагынсалар да, келлренд и, патриотизм хисе

Татарстанның Мөслим районы егете, блогер, шагыйрь, хәйрияче Рүзәл Минһаҗев алтынчы тапкыр инде махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыеп, аны алгы сызыкка илтеп тапшыра. Курку белмәс бу егет күпләрдә соклану хисе уята. Мөслимдә ярдәм җыю пункты да оештырган. — Без бернинди сәясәткә дә кысылмыйбыз, мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм итәбез. Аларны ярдәмсез калдырырга хакыбыз юк! Бу юлы машина, мунча алып килдек. Аларның күзендәге шатлык хисен күрсәгез сез, туган ягыңны сагыныр өчен еракларга китеп кара, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Сагынсалар да, күңелләрендә җиңү, патриотизм хисе, - диде безгә Рүзәл. Эшләгән изгелегең меңе белән үзеңә кире кайтсын.
Back to Top