Калын йм.

Калын җәймә. Кайсыдыр якта “юка”, дип тә йөртәләр сыман... Бәлки башка атамасы да бардыр... ⠀ Җәймәне әнием һәм күрше Зәйтүнә апа (урыннары Оҗмахта булсын) аеруча тәмле пешерә иделәр. Кабартып, матур гына кызартып... Башкаларныкыннан аерылып тора иде аларныкы. Җәймә, коймак сыман, бик тиз генә, җиңел итеп пешерелә торган ризыклардан. Шуңа, кинәт кенә кунак килеп төшсә, чәй янына менә дигән тәмле камыр ризыгын әзерләп була. Ләкин аның да үз нечкәлекләре, серләре бар. Май йотмыйча, катып китмичә, һавалы итеп пешерә белергә кирәк. Әйбәт куе авыл катыгына йомшак итеп, камыр кулга ябышыр-ябышмас итеп кенә бассаң, килеп чыгарга тиеш. ⠀ Бүгенге заманада кинәт кенә кунаклар килеп кергән очраклар сирәк. Күп вакытта – алдан ук телефоннан көнен, сәгатен билгеләп кунакка йөрибез. Ләкин алай да, коймак, җәймә рецептларын белеп, аларны тиз һәм тәмле пешерә белү артык булмас. Язып аласызмы? 1,5 чашка кефир, йә әчегән авыл сөте 0,5 чәй калагы тоз 0,5 чәй калагы сода 2 калак шикәр комы 2 калак авыл катыгы, йә кибеттәге кәга
Back to Top