Сабада - журналистлар Сабантуе

Сабада Сабантуй узды. Журналистлар Сабан туе! Ул «Татмедиа» җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланды. Сабантуйның тамашачысы да, ярышларда катнашучысы да – барысы да журналистлар иде. Республиканың мәгълүмат чараларында эшләүче барлык каләм ияләре бер мәйданга җыелды. Журналистлар чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып узыштылар, капчык киеп йөгерделәр, утын кистеләр, гер күтәрделәр, турникта күтәрелделәр, волейбол уйнадылар, кул көрәшендә катнаштылар, аркан тарттылар, бил алыштылар... #татмедиа15
Back to Top