IMG_0002_cut(2)

Сез Редьярд Киплингның әкиятләрен беләсезме? Чыннан да, бу сорау сезне аптырашта калдыргандыр, чөнки, Киплингның әсәрләрен укып, бер генә буын балалар тәрбияләнмәде. «Маугли»ны гына искә алсак та, ул һәркемне уйлары белән бала чагына алып кайта. Татарстан китап нәшрияты барыбыз да яттан белгән әкиятне бик рәхәтләнеп татар телендә матур-матур рәсемнәр белән бастырып чыгарды! Әсәргә күренекле язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тәрҗемәсе яңа тормыш бирде. Хәзер аны һәр татар баласы үз телендә, ана телендә укый ала. Яңа китапны нәшриятның фирма кибетләреннән һәм сайтыннан эзләгез! Ашыгыгыз, яхшы басма китап киштәләрендә озак ятмый! Ә бүген тәрҗемәче Разил Вәлиев үзе әлеге әсәр буенча эшләгәндәге тәэсирләре белән уртаклашты!
Back to Top