“Срочник“ны Украинадагы сугышка җибәргәннәр

Украинага корал керткәннәр, ә Русиягә “йөк 200“ белән “йөк 300“ ташыганнар, дип сөйли Галия ханым. Аның улы Русия армиясенә 2021 елның җәендә китә. “Срочник“ булуга карамастан, аны 2022 елның февралендә Украинадагы сугышка ташлыйлар. “Улым өйгә җәй көне кайтты. Берничә ай сугышта булган. Әле дә тынычлана алмый“ дип сөйли әнисе. Ананың нәрсә сөйләгәннәрен тыңладыгызмы? Русия армиясендәге хәлләр, Украинага җибәрелгән татар-башкорт ирләре турында ни уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз әле. Ә Галия ханым белән интервьюны Азатлык сайтында да укыгыз:
Back to Top