Гөлара Шәрипова - Синең хакта (Әнвәр Нургалиев - Рәхмәтлемен)
СИНЕҢ ХАКТА...
Синең хакта... сөю тулы җырларым да,
Иң-иң якты уйларым да - Синең хакта.
Кыя булып басам җаным, әгәр берәү
Таш атканын күрә калсам синең якка...
Синең тараф... үзе ерак, үзе якын,
Кул сузымы кебек кайчак- Синең тараф.
Офыклардан күзәтә күк тыныч кына,
Уйга баткан таныш күзләр, моңсу караш...
Синең исем... бу җиһанда иң матуры,
Җанга якын, яратканы - Синең исем.
Мамык кебек кар ятса да җуелмаслар,
Икәү йөргән ул сукмаклар - синең төсең...
Синең тавыш... кабатланмас бер моң кебек,
Җанга ятыш бер җыр кебек - Синең тавыш.
Ул тавышта чагыладыр барысы да,
Кайчагында чиксез шатлык, кайчак сагыш...
Синең йөзең... хәтеремдә кыйгач кашың,
Серле, матур күз карашың - Синең йөзең.
Җаннарыма шифа бирә, көч өстидер,
Һәрбер әйткән юатучы назлы сүзең...
Синең барлык... тормышыма ямь бирәдер,
Йөрәгемә көч өстидер - Синең барлык.
Бу дөньяда барлыгың да, саулыгың да,
Минем өчен бетмәс бәхет, чиксез шатлык... (Гөлара Шәрипова)