«Алтын Казан» рок-операсы премьерасы

Бер ай көне-төне репитицияләрдән соң, бүген тамашачыларга «Алтын Казан» беренче татар мюзиклы тәкъдим ителә. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина әйтүенчә, бу — тарихи вакыйга. Операның режиссёры, 15 ел башкалабызда эшләүче Михаил Панджавидзе артистлар командасына югары бәя бирә: «Иң шәп артистлар, башлаган эшне иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга алырлык команда», — ди. Аның девизы: «Мин ышанам сиңа, серле Казан!» ⠀ Без дә мюзиклның озын гомерле булуын, тамашачылар мәхәббәтен яулавын телибез 😊
Back to Top