Теннисчы Раил Галиәкбәров Испаниядән көмеш призер булып кайтты

Районыбыз спортчылары халыкара ареналарда уңышлы чыгыш ясауларын дәвам итә. Өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы Раил Галиәкбәров 13-17 октябрь көннәрендә Испаниянең Плайя-де-Аро шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткәрелгән турнирда катнашып, үзенең рейтингын тагын да күтәрүгә иреште. Райондашыбыз парлы разрядта Кемереводан Алексей Коновалов белән бергә уйнап, көмеш медаль алды. Тулырак:
Back to Top