Зөфәр Хәйретдинов - Сагыныр өчен ( караоке )

Текст песни : Челтерәп аккан чишмәле, Айлы, кояшлы ягым. Кем генә сагынмый икән Әкияттәй бала чагын. Авылымнан киттем, авылымны Шашып сагыныр өчен; Язгы ташкын булып кайтып, Таңда каршына тезләнеп, Кат-кат табыныр өчен. Чапгы яный чишмәлектә, Кем булсын, әткәй җаным. Әнкәй судан кайтып килә, Талир тәңкәләр тагып. Авылымнан киттем, авылымны Шашып сагыныр өчен; Язгы ташкын булып кайтып, Таңда каршына тезләнеп, Кат-кат табыныр өчен. Күкләреннән йолдыз чүпләп, Күзләрне күзгә багып… Ничек сагынмасын күңел Сөекле авыл таңын. Авылымнан киттем, авылымны Шашып сагыныр өчен; Язгы ташкын булып кайтып, Таңда каршына тезләнеп, Кат-кат табыныр өчен.
Back to Top