Бу чйнекк караган саен кечкен ген буйлы, лкин ки келле бием иск тш - ниемне нисе.

🫖Бу чәйнеккә караган саен кечкенә генә буйлы, ләкин киң күңелле әбием искә төшә - әниемнең әнисе. ⠀ 🫖Бу чәйнек тә әбием кебек. Бәләкәй генә, ләкин нинди хуш исле чәйләр ясала бит анардан. ⠀ 🫖Ә без бала чакта шундый чәйнекләр Хәбибә әбидә, әтиемнең әнисендә, була торган иде. Утырган саен яңа чәй пешереп эчә торган идек аның белән. Ул вакытта моңа игътибар ителмәгән, әлбәттә. Еллар уза барган саен, яшьләр арткан саен гына әбинең нигә бәләкәй чәйнек кулланганына төшендем... ⠀ ☕️ Ирем белән икәүләшеп кичке чәй эчәргә утырганда иртән пешерелгән чәйне бер дә эчәсе килми. Элек аны-моны уйламый да идек. Чәйме чәй инде ул. Бүген тәмлесен яңасын гына эчәсе килә. Җәен тырышып-тырышып үләннәр үстерәбез, болыннардан, урманнардан җыябыз. Кышын - бәләкәй чәйнеккә юкә, мәтрүшкә чәчәкләрен салып хуш исле чәй белән ләззәтләнәбез. ⠀ ☺️Юк ла! Картаймыбыз! Күңел хаман да яшь әле! ⠀ Фотода Остазларга бүләк ителгән чәйнек. Бер бәләкәй чәйнек хатирәләрне ике әбием янына алып китте... Урыннары Оҗмахта булсын иде. Ә сез чәйнең тәмен
Back to Top