Илсөя Бәдретдинова да Салават абыйчы концертына килгән.
Илсөя Бәдретдинова да Салават абыйчы концертына килгән. Бүләк биргән.
Узган ел Илсөя Салават Зәкиевичның мал-туарына фураж алып килгән булса, быел тиеннәрен сыйларга уйлап, 5 кг чикләвек бүләк иткән.
“Илсөя – иң тырыш җырчыларның берсе. Мин үземнең студентларыма: “Кемнеңдер астында эшлисегез килмәсә, үз өстегездә эшләгез“, – дим. Син, Илсөя, иң тырыш кешеләрнең берсе. Мин сине хөрмәт итәм!“, ди Салават Фәтхетдинов.