Меңнәрдә белем бәйрәме 2013

Белем бәйрәменең 2 сентябрь көненә күчүе күпләр өчен сәер тоелса да, бөтен ил тәүге кыңгырау чылтыратканда Меңнәр авылында инде күптәннән дәрескә җыена иделәр. Чөнки биредә Белем бәйрәме гадәттәгечә 1 сентябрь, якшәмбе көнне узды. Укучылар өчен әлеге көн аеруча зур вакыйгаларга бай иде. Аларны яңа уку елы белән, кайчандыр шушы мәктәптә белем алган ТР Премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе тәбрикләде.
Back to Top