Тәгәрмәч №10 Төркия (“Великолепный век“ сериалы эзләре буйлап)

“Тәгәрмәч“не Instagram челтәрендә дә күзәтеп барыгыз - @tegermech_tat Бер елга сузылган тәнәфестән соң “Тәгәрмәч” кабат юлга кузгалды. Бу юлы еракка – Төркия якларына – бөек Истанбул шәһәренә. Бөтен дөньяны әсир иткән “Күркәм гасыр” – “Великолепный век” сериалында күрсәтелгән тарихи урыннарны барладык. 4 гасырга якын госманлы императорларының резиденциясе булган Топкапы сараен аркылыга-буйга иңләп чыктык. Моннан атаклы Босфор бугазы белән Алтын Мөгез култыгы матур бер картина буларак ачыла. Хәтерлисезме, Хюррем Солтан бигрәк тә ачуын китергән кешеләрне Босфор суларында батырачакмын, дип куркыта иде. Кайбер очракларда янау янау булып кына калмаган шул. Солтан төзеткән Сөләймания мәчетен дә, эчендә һәм тышында булган хикмәтле якларын да күрсәтербез. Әйтик, люстраларда тәвә (страус) йомыркалары эленеп тора. Матурлык өченме? Юк шул. Җавабын видеорепортажны карагач белә алырсыз. Сөләймания мәчете артында зират бар, анда аерым төрбәләрдә Солтан белән аның сөйгәне Хюррем җирләнгән. Беренче килгәндә Роксолана төрб
Back to Top