Кргннр м кренмгннр проектыны 12нче чыгарылышы

Казандагы Северный бистәсендә 9 гектар мәйданда элек “Татпотребсоюз“ның санаторие булып эшләгән комплекс урнашкан. Үзе урман эчендә, янында зур күл, кыскасы, урыны шәп. Хәзер анда Советлар Союзы чорын хәтерләткән, кайвакыт “Чернобыль: зона отчуждения“ киносының кадрларына охшаган 20 дән артык бина бар. Шуларның берсе 19 гасырда төзелгән. Әлеге җир “Газпром трансгаз“ оешмасыныкы санала, әмма аны берәү дә карамый. Ял итү базасының тарихы үзенчәлекле, кайчандыр анда бөтен Казанны дер селкеткән Хайдер (Хәйдәр Закиров“ үзенең “Жилка“ дигән оешкан җинаятьчел төркеме (ОПГ “Жилка“) белән вакытын уздырган. Ә санаторийның баш табибы Чечнядагы сугыштан качып Татарстанга килгән кешегә үз акчасына фатир яллап, аңа ярдәм иткән.
Back to Top