2FAN / Гөлүсә Хөсәенова / Елмаюың булыйм... / Татарча шигырь / Современная поэзия

«Һәр кыз бала хыялланган мәхәббәт, хис-тойгыларның чынбарлык булуын теләп язылган шигырь бу. Мин сөйгәнемнең кыйпылчыгы гына түгел, тулы бер язы (гомере) хәзер», – ди яшь шагыйрә Гөлүсә Хөсәенова һәм башкаларга да шундый мәхәббәт тели. Куеныңа сыйган мең язларның кыйпылчыгы булыйм бүгеннән. Кар бөртеге булып гөлдә эрим, үкенмәм бит, беләм, үкенмәм. Адашасым килә төшләреңдә, Үземнекен онытып тәмам. Ә әлегә Мин кышлардан карлар җыям, Учларыма кайнар яз тама. Елат мине, көлдер Бәхеттән бары. Ишел булып язгы бураннар, Кышын күңелең чәчәк атсын Акка күмелсен язгы урамнар. Мин генәме ярсу язларын салкын кышта янып кичергән?! Елмаюың булыйм язларыңның, кыйпылчыгы булыйм. Бүгеннән. Автор-башкаручы – Гөлүсә Хөсәенова: Проект авторы – «Идел» журналы: Оператор – Илмир Хәбибуллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top