Премьера!

Премьера! Инсаф Гараев - Синсез авыр, Әти! Ирек Габдрахманов көе һәм сүзләре ======================= ======================= ======================= Җанга җитми Әти сүзләре Әти,әти син җитмисең җанга Җитми синең җылы сүзләрең. Йөрәгемдә яши минем һәрчак Сөю тулы назлы күзләрең. Синең сүзең,синең җылы караш Куйды миңа һәрчак канатлар. “Рәхмәт Әти сиңа барсына “-дип, Иреннәрем һәрчак кабатлар. Әгәр күрсәм ,берчак синең кебек Яратканын берәү ,баласын. Әйтер идем:“Уйла аның бер көн, Ятим булып,синсез каласын“. Авыр икән,бигрәк авыр икән Югалтулар газиз Әтине. Югалтканнар гына анлый алыр, Тик югалткан аңлар хәлемне. Сагынам шул Әти,бик сагынам Бик курәсем килә,күрәсем. Тагын бер кат,бары бер генә кат Җылы сүзең килә ишетәсем. Өннәремдә инде мөмкин түгел Һич югысы әйт син төшемдә. Синең миңа эйткән сүзләреңне Тотармын мин һәрчак исемдә. Мин беләмен Әти,мин тоямын Син күкләрдән мине ,күзлисең. “Минем кызым,якты йолдызым “-дип Балкып яшәвемне ,телисең. Рәхмэт әти,Рәхмәт барсы өчен Биргән өчен төпле киңәшләр. Киңәшеңне тотып яшибез без Җинел бара шуңа,бар эшлэр. Зөлфия Хәйруллина.
Back to Top