Салават Фатхетдинов - Сагынам авылымны

Салават Фатхетдинов 7 сезон Текст Озак кайтмый торгангамы, авылымны сагынам, Авылым ягына карап, канатымны кагынам. Сагынам чишмәләреңне, бормалы су буйларын, Үзем еракта булсам да, сиңа кайта уйларым. Ничә еллар үтте инде, авылыма киткәнемә, Үкенмим яшьлек елларым, Чаллыда үткәненә. Сагынам чишмәләремне, бормалы су буйларын, Үзем еракта булсам да, сиңа кайта уйларым. Авылымның даны калды күңелем кылларымда. Туган ягымны сагынып, җырлыймын җырларымда. Сагынам чишмәләрне, бормалы су буйларын, Үзем еракта булсам да, сиңә кайта уйларым.
Back to Top