55. БАТА-А-М!!!

“Бата-а-м!!!” «”Биш минутка гына” диеп, Алданып шул шайтанга, Бөтен дөньямны онытам Кадалып „ин100грамм”га! Кухнядан хатын кычкыра: “Чык, матурым, ашарга!” Туктале, мишәтләмәле, “Яңалыклар” карарга! Ашау ул – иске гадәттән, Тавык ботлары качмый! (Әлдә ышкып телефонын Мозольлар гына чыкмый!) –Тәк... Монда нәрсә язалар... Каяле, укыйм әле! “Фальшбук”, “вәтшәп”, “ин100грамм”га Баш белән чумыйм әле! Шул нәрсәгә кереп батам Ташлап бар эшләремне, Иманымны кырга атам, Жәлләмим күзләремне». Гомер сизмичә дә үтәр Бер файдасыз, заяга... Мәшәкатьләрең дә “бетәр” Чумсаң төпсез дәрьяга! Без дә сәләфләр кебек, Җәннәтләрне сорыйбыз! Әмма, без – “чүпле күбек”, Артыгын майтармыйбыз. Аллаһ биргән нигъмәтләрне Алай кадерсезләмә! Насыйп иткән гомерләрне Хәрәмнәрдә үткәрмә! Көне-төне, үлгәнче Гыйлем алырга кереш! Әҗәл килеп җиткәнче, Дәгъват кылырга җитеш! Безгә гыйлем алу – фарыз: Җиң сызганыйк, җәмәгать! Раббың форсат биргән, кылма Әманәткә хыянәт! Кадерле минутларыңны “Соцсетьта” уздырмаска! Көне-төне “ин100грам
Back to Top