Җомга вәгазе. Темасы: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында”

Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламнең һәрберебез тормышын үрнәк итеп алырга тырышабыз. Расүлебез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем», – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм авырлыгын да, җиңеллеген дә, сөенечен дә, кайгысын да сабырлык һәм шөкер итү белән үткәрә белә торган үрнәк шәхес. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, Мөхәммәд галәйһиссәламне мактап: «Дөреслектә, син югары әхлак иясе», - дип әйткән. («Нун», 68:4) Имам – Хәбир хәзрәт Ханов.
Back to Top