Инзилә Хөсәинова - Өй янында үскән ак каеннар / Шигърият / Стихи на татарском языке

Инзилә Хөсәинова үзе иҗат иткән шигырьдә бик актуаль һәм фәлсәфи булган тема хакында уйлана... Өй янында үскән ак каеннар, Пар каеннар ниләр сөйлиләр? Җил искәнгә яфрак шаулаулары Күңелемә тынгы бирмиләр. Бер карасаң, сокланадыр төсле Сафлыгына якты дөньяның. Шул каеннар белән бергәләшеп Язмышымны озак уйладым. Үткәне һәм бүгенгесе белән Горурлана алыр халкым бар. Тик нигә соң, кайберәүләр өчен Җир йөзендә урын артык тар? Ни өчен соң, уйламаган җирдән Кеше гомере кинәт өзелә. Нарасыйлар ялгыз, ә ярлылар парсыз Елый-елый гомер кичерә. Әйтегезче миңа, ник кешеләр, Тәм табалар адәм рәнҗетеп?! Уйламыйча әйткән нахак сүзләр, Аннан тора йөрәк әрнетеп. Җавап табылмаган күпме сорау Тибрәлдерә күңел кылларын. Ак каенның яфраклары төсле Еракларга очты уйларым... Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top