рберебезне шхси музее, гаил музее бар.

Һәрберебезнең шәхси музее, гаилә музее бар. Әйе-әйе, сезнең дә ул бардыр. ⠀ Сүз нинди музей турында бара, дип уйлыйсыз? ⠀ Сүз без үскән өйләрдәге чорма турында. Чорма, түбә башы, ызба башы... Ничек кенә атама, анда вакыт, әйтерсең лә, тукталып калган. Менә тартмасы белән безнең күлмәкләр...менә монсын мин Сабантуйга кигән идем, миңа 10 яшь тирәсе булганда. Ә менә бу туфлиларны мин киергә дә өлгермәдем ахры, бик тиз кечерәйделәр. ⠀ Ә бу тартманы мин аеруча ярата идем - анда китаплар саклана. Яртышар көн түбә башында үткәрә ала идем 😄. ⠀ Без үскән бишек тә шул “архив“ ярдәмендә сакланып калган инде ⠀ Шунысы кызык, мине түбә башында билгеле бер әйберләр җәлеп итә иделәр, һәм мин аларны гына күрә идем. Ә ниләрнедер күрмәгәнмен дә. Аның каравы, алар минем энемнең иһтибарын җәлеп иткәннәр. Әйтик, әтинең киез итек басу өчен кулланган агач калыплар булуы турында мин хәтта белми идем. Ә алар анда һәрчак булган, энем һәм апалар аларны күргәннәр. ⠀ Без балачакта түбә башында алмалар, җиләкләр, үләннәр дә киптерә идек. Җ
Back to Top