Зйнп Фрхетдинова белн интервьюдан зек

Зәйнәп Фәрхетдинова белән интервьюдан өзек 👇 ⠀ − 1997 елда Зөфәр белән Франциягә барырга аэропортка юл тоттык. Самолетка утырганчы ук хәлем начараеп китте. Барып җитеп, кунакханәгә урнаштык. Авыр­туым басылмады. Төнлә администратор табиб чакыртты. Аннары «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Анда табибларга соңгы мәртәбә кайчан мөрәҗәгать итүем белән кызыксна башладылар. Франциягә китәргә ун көн кала кечкенә генә яра белән бер район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде. Шунда яра аша инфекция керткән булганнар икән. Франция клиникасы үзләрендә дәвалау тәкъдим итте. Шунда ук риза булдым, тик алар миңа бер шарт куйды: ничек дәвалаулары хакында үз илемдә сөйләргә тиеш түгелмен. Бер атна дигәндә...
Back to Top