Салават Фатхетдинов - Сират купере
Язмасын ялгыз калырга
Тормыш шаулап торганда.
Әйләнә тирә ягыңда
Кешеләр кайнаганда.
Кушымта:
Бер кайчан да онытмагыз
Алда сират күпере.
Әниләр безне кичерер
Тик ходай кичерерме?
Күрәчәк килми кычкырып
Көнне – төнне белми ул.
Ялгызны яклар кеше юк,
Кеше белән бергә бул.
Санасаң санап бетмәслек,
Ялгыз әти - әниләр.
Кичә ил тоткасы булган
Бүген тере ятимнәр